Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында малайлар төркемендә "Сәламәт яшәү рәвеше" презентациясе белән диспут узды.
Чара вакытында балалар сәламәтлек, "сәламәт яшәү рәвеше" төшенчәсе, сәламәтлекнең төп факторлары: хәрәкәт, туклану, режим, чыныгу турында белделәр.
Диспут барышында тәрбияче Гүзәл Сиразетдова искәртеп узганча, үз сәламәтлегенә һәм тирә юньдәгеләрнең сәламәтлегенә зур игътибар бирергә кирәк.