ЯҢАЛЫКЛАР


30
ноябрь, 2017 ел
пәнҗешәмбе

Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакансияләр ярминкәсенә йомгак ясады.

 

“Киләчәккә Билет” һөнәрләр турында иншалар Республика конкурсы Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан игълан ителде.

 

 

5 декабрь көнне Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

 

 

Кичә Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә түгәрәк өстәл утырышы узды.

 

 

"Тылсым" комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Эльмира Гарафутдинова һәм Йолдыз Вафина4 нче урта гомуми белем бирү мәктәбенең волонтерлары белән берлектә Кукмара халкы арасында акция үткәрде.

 

Кичә Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге, "Салават күпере" комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, мәгариф Идарәсе, югары һөнәри белем бирү оешмалар арасында инвалидларга һөнәри юнәлеш бирү уртак эше  турында килешүләр төзелгән.

 

28 ноябрьдә Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Трудовой поселыгына барды. Профконсультант җирле мәктәпнең 8-9 сыйныф укучылары арасында тестлар язу һәм әңгәмә үткәрде. Яшүсмерләр кирәкле һөнәрләр һәм уку йортлары турында белде.

 

 

"Юмарт сишәмбе" хәйрия кампаниясе кысаларында Бөгелмә "Радуга" комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Дари Добро Просто Так» волонтер берләшмәсе белән берлектә социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаганнар өчен "КИНДЕРЛЕНД" Балалар күңел ачу үзәгендә бәйрәм оештырды.

 

 


29
ноябрь, 2017 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәтне саклау мәсьәләләрен популярлаштыру, куркынычсыз хезмәт шартларын булдыру максаты белән Яр Чаллы шәһәрендә хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча Республика зона семинары үткәрде.

 

 

 

5 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне уңаеннан Нурлат эш белән тәэмин итү үзәгендә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе узачак.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International