Түбән Камада инвалидларны эшкә урнаштырачаклар

2017 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

5 декабрь көнне Түбән Кама эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидлар өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

Эшсез гражданнарга кладовщик, инженер, техник ОПП, техник ПТО, китапханәче, гардеробщик, автомобиль йөртүче, каравылчы (вахтер), урам себерүче, менеджер ОТК (сыйфат белән Идарә итү), маркетинг буенча белгеч, инженер-конструктор, программист SAP консультанты SAP кебек вакансияләр тәкъдим итәчәкләр.

Чара 10.00 сәгатьтә, Түбән Кама ш., Бызова, 20а (222 бүлмә) адресы буенча узачак. Өстәмә мәгълүматне 8(8555)42-68-00 телефоны аша белергә була.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International