Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәтне саклау мәсьәләләрен популярлаштыру, куркынычсыз хезмәт шартларын булдыру максаты белән Яр Чаллы шәһәрендә хезмәтне саклау мәсьәләләре буенча Республика зона семинары үткәрде.
Семинар барышында хезмәтне саклау эшен оештыру, хезмәтне саклау буенча чаралар планлаштыру, хезмәтне саклау системасы турында нигезләмәне куллану, һәм башка сораулар каралды.