"Шатлык" үзәгендә социаль ярдәм алучылар санын артуы турында фикер алыштылар

2017 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

Кичә Зәй "Шатлык" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә түгәрәк өстәл утырышы узды.

Чарада 5 иҗтимагый оешма җитәкчеләре һәм активистлары катнашты: "Союз Чернобыль "Россия", "Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте", Бөтенроссия инвалидлар җәмгыяте, "Ветераннар Советы".

Төп сорауларның берсе булып, өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсендә социаль хезмәт алучылар санын арттыру торды.

Чарада катнашучылар өйгә килеп өлкәннәргә һәм инвалидларга социаль хезмәтләр күрсәтү тәртибе һәм шартлары турында мәгълүмат җиткерелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International