"Салават күпере" үзәге карамагындагы балалар балалар күңел ачу үзәгендә булдылар

2017 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

"Юмарт сишәмбе" хәйрия кампаниясе кысаларында Бөгелмә "Радуга" комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре «Дари Добро Просто Так» волонтер берләшмәсе белән берлектә социаль хезмәтләрдән файдаланучы балигъ булмаганнар өчен "КИНДЕРЛЕНД" Балалар күңел ачу үзәгендә бәйрәм оештырды.

Социаль педагог Ольга Лукашова сөйләвенчә, балалар һәм аларның әти-әниләре балачак дөньясы, көлке, шатлык атмосферасында гизде.

Чара ахырында волонтерлык берләшмәсе әгъзалары призлар өләште.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International