Статистик мәгълүматларга караганда, 2017 нчы елның 28 нче ноябрь көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 11 724 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 195 кешегә азрак. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,57% күрсәткечен тәшкил итте.
Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1065 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 26 кешегә күбрәк.
Бүген Лаешта халыкны эш белән тәэмин итү һәм мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең җитәкчеләре һәм җаваплы белгечләре катнашында 2018 елга яшүсмер-инвалидларга һөнәри юнәлеш бирү буенча планын төзү буенча түгәрәк өстәл утырышы узды.
Шушы көннәрдә Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында “2016-2017 елларда Татарстан Республикасында балалары булган гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү чаралар комплексын гамәлгә ашыру” темасына супервизия үткәрелде.
"Юмарт сишәмбе" акциясе кысаларында Лениногорск "Исток–Башлангыч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә "Сюнмес Ялкын" татар халык фольклор ансамбле коллективы чыгыш ясады.
Яр Чаллы "Асылташ" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр - "Талисман” волонтерлар отряды әгъзалары, психолог һәм социаль педагог җитәкчелегендә "Юмарт сишәмбе" акциясе кысаларында "Перекресток" социаль адаптация үзәгендә булдылар.
Республикабызда ел саен хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча #Юмарт сишәмбе дигән республика акциясе үткәрелә. Быел да әлеге акция кысаларында Зәй муниципаль районының “Шатлык” Комплекслы халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балалар белән эшләү бүлеге белгечләре, “Волонтерлар” ирекле хәрәкәте белән берлектә “Татлы сөенеч”, - дип исемләнгән акция уздырдылар, районыбызның аз тәэмин ителгән, күп балалы гаиләләрендә тәрбияләнүче балаларга ярдәм күрсәттеләр.
Балигъ булмаганнарга хокукый белеем биръ эше кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Алия Малякова УФСИН, эчке эшләр идарәсе, тикшерү комитеты һәм прокуратура вәкилләре белән берлектә №14 лицейда профилактик чара уздырды. Чарада 13-17 яшькә кадәрге яшүсмер катнашты.
Инвалидлар Декадасы кысаларында Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге VIII нче төр 2 нче коррекция мәктәбендә укучы мөмкинлекләре чикле балалар өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрде.
"Юмарт сишәмбе" хәйрия кампаниясе кысаларында "Апрель" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге “Поиск” Казан шәһәр инвалидлар җәмәгать оешмасы чаралар үткәрде.