ЯҢАЛЫКЛАР


3
апрель, 2025 ел
пәнҗешәмбе

РФ Хөкүмәтенең № 2461 күрсәтмәсен үтәү йөзеннән ел саен тулаем ил буенча һәм төбәк дәрәҗәсендә икътисад тармакларының белем дәрәҗәләре буенча белгечләргә ихтыяҗы фаразы формалаштырыла. Әлеге эш кысаларында 2025 елның 1 апреленнән 15 июненә кадәр Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эш бирүчеләр арасында профессиональ кадрларга ихтыяҗ турында сораштыру үткәрә.

Татарстан Республикасы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын эшкә урнаштыруда ярдәм итү өчен кайнар линия эшләтеп җибәрде.

2025 елның 1 апреленнән махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә медик-психологик ярдәм бердәм федераль чаты (https://t.me/+-NlCAoiZghk2OTNi) тәүлек буе эшләү режимына күчте.

Татарстанның барлык тернәкләндерү үзәкләрендә чираттагы ачык гаилә / ата-ана көннәре узды. Аларда 239 кеше катнашты.


2
апрель, 2025 ел
чәршәмбе

2 апрельдә инвалидлар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча «Абилимпикс» илкүләм чемпионатының төбәк этабы кысаларында Казанның халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәтләрен алучылар II Республика «Мөмкинлекләр фестивале» ндә катнаштылар.

Үзенчәлекле балаларга теләктәшлек йөзеннән Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр социаль приюты тәрбиячеләре һәм тәрбияләнүчеләре бөтен дөньяга кушылды һәм чаралар үткәрде. Бу көнне приютта барлык тәрбияләнүчеләр өчен «Без бергә» дигән темага әңгәмә үткәрелде.

2 апрель – Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне.

Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне кысаларында Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә белгечләр берничә чара үткәрделәр һәм «Зәңгәр белән кабыз» акциясенә кушылдылар.

Оешмаларда имин һәм сәламәт хезмәт шартлары тудыру эшенең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын арттыру, уңай тәҗрибә тарату максатларында Хезмәтне саклауның төбәкара ассоциациясе ел саен «Хезмәтне саклау буенча иң яхшы белгеч» конкурсы үткәрә.

«Гомер буе озата бару» стратегик программасы ярдәмендә Россиядә аутизм һәм башка менталь тайпылышлары булган кешеләргә ярдәм итүнең уникаль системасы булдырыла. Аның асылы үзенчәлекләре булган кешенең үз юлының һәр этабында киртәләр очратмавында, ә киресенчә – кирәкле ярдәм алуында.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International