Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм гаиләләре өчен психологлардан тәүлек буе ярдәм

2025 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

2025 елның 1 апреленнән махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә медик-психологик ярдәм бердәм федераль чаты (https://t.me/+-NlCAoiZghk2OTNi) тәүлек буе эшләү режимына күчте.

Чатта тәҗрибәле югары квалификацияле медицина психологлары командасы эшли, алар төрле борчулы халәтләр буенча бушлай медик-психологик консультацияләр күрсәтәләр. Чатта аралашу аноним. Чатка илнең теләсә кайсы төбәгендә яшәүче кеше мөрәҗәгать итә ала.

Чатны Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы ярдәмендә Ватан сугышчылары гаиләләре комитеты һәм «Социаль өлкә» фонды («ЗдравКонтроль» федераль проекты командасы) оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International