Эш бирүчеләр игътибарына

2025 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

РФ Хөкүмәтенең № 2461 күрсәтмәсен үтәү йөзеннән ел саен тулаем ил буенча һәм төбәк дәрәҗәсендә икътисад тармакларының белем дәрәҗәләре буенча белгечләргә ихтыяҗы фаразы формалаштырыла. Әлеге эш кысаларында 2025 елның 1 апреленнән 15 июненә кадәр Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эш бирүчеләр арасында профессиональ кадрларга ихтыяҗ турында сораштыру үткәрә.

Сораштыру Россия Хезмәт министрлыгының «ВНИИ труда» цифрлы платформасында анкета формаларын тутыру юлы белән үткәрелә. Платформага керү түбәндәге сылтама буенча башкарыла: https://prognoz.vcot.info/.

Сораштыру буенча консультацияне 8 (843) 598-40-75, 598-40-76 телефоннары аша алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International