Бөтендөнья аутизм проблемасы турында мәгълүмат тарату көне кысаларында Арча районының «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә белгечләр берничә чара үткәрделәр һәм «Зәңгәр белән кабыз» акциясенә кушылдылар.
Балалар зәңгәр акбур белән асфальтка рәсемнәр ясадылар, өлкән балалар акварель белән яңгыр тамчыларын ясадылар. Балалар шулай ук төрле уеннар уйнадылар. Чара бию флешмобы белән тәмамланды.