Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларны эшкә урнаштыруда ярдәм итү өчен кайнар линия эшли

2025 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын эшкә урнаштыруда ярдәм итү өчен кайнар линия эшләтеп җибәрде.

Кайнар линия телефоны: 8 (843) 564-11-11. Шалтыратулар эш көннәрендә кабул ителә.

Моннан тыш, «Россия эше» порталында шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәм ветераннарының эшкә урнашуына һәм карьераларын үстерүгә багышланган махсус бүлек бар: https://trudvsem.ru/information-pages/employment-veterans?clckid=1b2d58b4. Биредә махсус ярдәм чаралары турында белергә һәм мәшгульлек хезмәте хезмәтләренең тулы комплексы белән танышырга мөмкин.

Шулай ук исегезгә төшерәбез, 18 апрельдә Казанда «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсенең төбәк этабы узачак. 2025 елдан чара «Кадрлар» милли проекты ярдәмендә уза.

Эш эзләүчеләрне Казанның иң яхшы эш бирүчеләре белән әңгәмәләр көтә – шәһәрнең 80нән артык алдынгы предприятие һәм оешмасы 3000нән артык вакансия тәкъдим итәчәк.

Шулай ук килүчеләр өчен оештырылачак:

- актуаль темаларга ачык лекцияләр;

-үз-үзеңне тәкъдим итү буенча мастер-класс, ул башка кандидатлар арасында аерылып торырга ярдәм итәчәк;

- «Һөнәрләр фестивале»н уздыру кысаларындагы спектакль;

- «Тормыш эше» инклюзив һөнәри юнәлеш бирү уены.

Эшкә урнаштыру ярминкәсе 18 апрельдә 10:00-14:00 сәгатьләрдә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Профессор Нужин ур., 2 йорт.

Фото чыганагы: trudvsem.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International