Татарстанның барлык тернәкләндерү үзәкләрендә чираттагы ачык гаилә / ата-ана көннәре узды. Аларда 239 кеше катнашты.
Чаралар кысаларында катнашучылар өч яшькә кадәрге мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен хезмәт күрсәтү тәртибе турында консультацияләр алдылар. Ата-аналар инвалид балаларга транспорт хезмәте күрсәтү өлкәсендә нинди ташламалар бирелүен белделәр, 2025 елда инвалид балаларга каралган социаль түләүләр белән таныштылар. Шулай ук гражданнарга социаль хезмәт күрсәтүнең ярымстационар формасында социаль хезмәт күрсәтү тәртибе турында мәгълүмат бирделәр.
Очрашуларда катнашучыларга инвалидларның яшәеше, социаль интеграциясе, шул исәптән ял итү чараларын оештыру, белем алу һәм өстәмә белем алу мөмкинлекләре, спорт объектларына бару, инвалидларның территориаль иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәләр. Очрашуларда шулай ук сәламәтлек саклау, мәгариф, иҗтимагый берләшмәләр өлкәләре белгечләре һәм башкалар катнаша.
Көн азагында ата-аналар һәм мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен төрле мастер-класслар һәм спорт чаралары үткәрелә.
Чараларда катнашу өчен, телефон яки электрон почта аша алдан язылырга кирәк. Элемтә өчен мәгълүмат учреждениеләрнең рәсми сайтларында бар:
Республика сукырларны һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәге – https://mtsz.tatarstan.ru/gbu-respublikanskiy-tsentr-sotsialnoy-reabilitatsi.htm;
мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре – https://mtsz.tatarstan.ru/service/reabil_children.htm;
инвалидларны тернәкләндерү үзәкләре – https://mtsz.tatarstan.ru/service/vzrosl/invalidy.htm.