“Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татар республика оешмасы” Иҗтимагый оешмасының чакыруы буенча Балтач районы яшь инвалидлар делегациясе марафонда катнашты.
Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 6 нче гыйнвар көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 12 697 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 373 кешегә күбрәк.
Соңгы мәгълүматлар буенча, Яр Чаллыда рәсми рәвештә 1189 эшсез граждан теркәлгән, узган атнага караганда бу 25 кешегә күбрәк.
Бүген Түбән Кама шәһәре эш белән тәэмин итү үзәгендә эш визиты белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова булды.
Кичә Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез сыйфатында исәптә торучы 15 граждан һөнәри белем алуга кереште.
Россия хәрби тарихының истәлекле даталары кысаларында 11-нче номерлы социаль участогында Түбән Кама «Веста» үзәге социаль педагогы Ольга Тугашова шәһәр китапханәсенең вәкиле Энҗе Агмалова һәм «Ялкын» ишегалды клубы педагогы Альбиной Гатина белән чара үткәрде.
Шушы көннәрдә Әлмәт эш белән тәэмин итү үзәге район казанышлары күргәзмәсендә катнашты. Әлеге чара Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Шәһәр советы уртак сессиясе кысаларында оештырылды.
Түбән Кама “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр «Лукоморье» контакт зоопаркына барды.
Питрәч «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында психолог Римма Садыйкова дәрес үткәрде.
Яр Чаллы «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында 7,8,9 төркем карамагындагы малайлар «BOSH» автосервисында булдылар.