Яр Чаллы «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында 7,8,9 төркем карамагындагы малайлар «BOSH» автосервисында булдылар.
Балаларны СТО автосервис командасы һәм җитәкчесе Камалов Илшат каршы алды. Малайлар салонның төрле зоналарга бүленүе, аларда операторлар һәм механиклар эшләгәнен күрде.
Шулай ук балалар ничек җәйге көпчәкне кышкыга алыштырганнарын күзәтте.
Ахырда сервис командасы «BOSH» логотибы төшерелгән истәлекле брелоклар бүләк итте.