“Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татар республика оешмасы” Иҗтимагый оешмасының чакыруы буенча Балтач районы яшь инвалидлар делегациясе марафонда катнашты.
Әлеге чараның максаты булып адаптив спортның төрләре буенча чыгышлар һәм тренинглар үткәрү торды. 15 мөмкинлекләре чикле кеше күп кенә яңа өстәл спорт уеннары белән танышты.