Бүген Түбән Кама шәһәре эш белән тәэмин итү үзәгендә эш визиты белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова булды.
Ведомство башлыгы урынбасары белән шәхси кабул итүгә шәһәр кешеләре һәм эшсез гражданнар килде. Барлык мөрәҗәгатьләр буенча да аңлатулар бирелде.
Визит барышында Клара Таҗетдинова шулай ук «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә дә булып чыкты.