Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнар өчен курслар башланып китте

2018 елның 7 феврале, чәршәмбе

Кичә Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез сыйфатында исәптә торучы 15 граждан һөнәри белем алуга кереште.

Уку төркеме ике юнәлештә формалашкан. «Автоягулык станциясе операторы» һөнәре буенча укырга 7 кеше теләк белдерде. Калган 8 кеше «Погрузчик шоферы» белгечлеге буенча белем алырга кереште.

Укуларны «Төбәк кадрлар әзерләү уку-укыту үзәге» өстәмә һөнәри белем бирү хосусый мәгариф учреждениесенең укытучылары үткәрә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International