Соңгы атнада оешмалар 5711 эш урыны ачык дип белдерде

2018 елның 7 феврале, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 6 нче гыйнвар көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 12 697 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 373 кешегә күбрәк.

Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 37733кә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 5711 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,34 кешегә тиң.

Хисап атнасы барышында исә 786 кеше эшсез дип танылган, шуларның 734е – моңа кадәр хезмәт куйган. 107 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International