ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2018 ел
сишәмбе

Дәрестән тыш вакытта балигъ булмаганнарны эш белән тәэмин итү кысаларында Түбән Кама «Веста» гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Ольга Плаксина 17 социаль ярдәм алучы бала өчен Кама Тамагы балалар китапханәсенә экскурсия оештырды.

 

Психоактив матдәләр куллануны профилактикалау буенча программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Гүзәлия Муракаева документаль фильм карау үткәрде.

 

 

2017 елның эш нәтиҗәләре буенча хисап җыелышында  Әлмәт муниципаль районы  башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары   вазифаларын башкаручы     Светлана Лаптева,  җирле ветераннар иҗтимагый оешмасы советы рәисе  Василий Самойлов,  ӘМР социаль яклау идарәсе начальнигы Кадрия Гыйматдинова, шулай ук социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре директорлары һәм  хезмәткәрләре катнаштылар.

 

Алабуга мәшгульлек үзәге Алабуга кадрлар әзерләү үзәге белән берлектә югары сыйныф укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирүче экскурсия оештырды.

 

Бүген Минзәләдә Татарстан Республикасы пенсионерлары арасында шахмат һәм шашка буенча VIII Республика темпо-турнирының 1 турниры узды.

 

Кичә Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәге «Гарантияле әңгәмә» дип аталган чара үткәрде.

 

 

Чутай авылында яшәүче Әминә Гәйфетдин кызы Гәйфетдиновага 12 февраль көнне 90 яшь тулды.

 

 

 

Татарстан Республикасы район социаль яклау бүлекләренә 2018 елның 1 гыйнварыннан туган беренче балага түләүләр белән бәйле гаризалар бирү дәвам итә. Булган мәгълүматлар буенча, агымдагы елның туу белән бәйле рәвештә 11 февралендә беренче бала айлык акчалата түләүләр республикада 51 кешегә билгеләнгән.

 

Бүген Зәй эш белән тәэмин итү үзәгендә районда һөнәри юнәлеш бирү мәсьәләсе буенча түгәрәк өстәл оештырылды. Халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте, мәгариф идарәсе, «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге, Зәй политехник колледжы һәм үзәк китапханә вәкилләре 2018 елда Зәй муниципаль районында «PROFF навигатор» ярдәмче программасы кысаларында чаралар планын тормышка ашыру турында фикер алыштылар.

 

 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча 2030 елга кадәр Татарстан Республикасы социаль-икътисадый үсеше Стратегиясенә үзгәрешләр кертү буенча эш алып барыла.

 

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International