2017 елның эш нәтиҗәләре буенча хисап җыелышында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Светлана Лаптева, җирле ветераннар иҗтимагый оешмасы советы рәисе Василий Самойлов, ӘМР социаль яклау идарәсе начальнигы Кадрия Гыйматдинова, шулай ук социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре директорлары һәм хезмәткәрләре катнаштылар.
Хисап елының йомгаклары буенча һәм 2018 елга бурычлар турында идарә начальнигы Кадрия Гыйматдинова чыгыш ясады. Социаль ярдәм күрсәтүгә элеккечә бик күп шәһәр һәм район халкы мохтаҗ, ә идарә хәл итә торган күпсанлы мәсьәләләр елдан-ел киңәя һәм гражданнар мөрәҗәгатьләренең саны арта. 2017 ел дәвамында төрле чаралар һәм социаль ярдәм билгеләүне, социаль хезмәтләр күрсәтүне сорап районның һәр өченче кешесе мөрәҗәгать итте, ә бу 80 мең кеше дигән сүз. Идарә белгечләре халыкка 82 төр дәүләт хезмәтләре күрсәтә. Бүгенге көндә яшәүчеләр 13 төр хезмәт күрсәтүгә дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон төрдә гариза яза алалар. Узган чорда дәүләт хезмәтләре порталы аша 23486 гариза кабул ителгән. Иң кирәкле хезмәт күрсәтү чарасы булып торак һәм коммуналь хезмәтләр өчен социаль ярдәм күрсәтү тора.
2017 елда 35889 кеше, ягъни районның һәр алтынчы кешесе, ташламалар алдылар.
Түләнгән акчаның гомуми суммасы 373,5 млн. сумнан артып китте.
Әлмәт районында 11815 инвалид, шул исәптән 668 инвалид бала, 1159 балачактан инвалид яши. Шәхси реабилитация программасы күрсәткечләре нигезендә 2017 ел дәвамында тернәкләндерү үзәкләренә 1235 өлкәннәр, 165 инвалид балалар җибәрелде.
Балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү шулай ук идарә эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше булып тора. Әлмәт районында 2 177 гаилә күп балалы статусына ия. Аларда 6927 бала яши. Хисап чорында күп балалы гаиләләргә ташламалар түләүгә 40 миллион сум күләмендә акча җибәрелгән. 276 балалы гаиләгә республика бюджеты хисабыннан 953,4 мең сум күләмендә матди ярдәм күрсәтелде.
Кадрия Гыйматдинова 2018 елның 1 гыйнварыннан үз көченә кергән яңа түләү турында хәбәр итте. 2018 елның 1 гыйнварыннан ия беренче бала туу (яки уллыкка алу) белән бәйле рәвештә Россия Федерациясе территориясендә даими яшәүче, РФ гражданлыгы булган, җан башына уртача кереме 13713 сумнан артмаган гаиләдә хатын-кызларга айлык өстәмә түләү кертелде. 2018 елда айлык түләүнең күләме 8490 сум тәшкил итә.
Балалы гаиләләргә айлык түләү турындагы Законга президент Владимир Путин узган ел ахырында кул куйды.
Чыгышының ахырында Кадрия Гыйматдинова социаль яклау идарәсенең эшчәнлеге, беренче чиратта, хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын күтәрүгә, тиешле кешегә булу принцибын көчәйтүгә, бюджет чараларын максатчан куллануга, нәтиҗәле ведомствоара багланышлар булуына юл тота, дип билгеләп үтте.
Шулай ук халыкны социаль яклау линиясе буенча башкарылган эшләр турында «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Фәния Шиһапова, «Ветеран» тернәкләндерү үзәге директоры Маргарита Шәмсуллина
сөйләделәр.
Светлана Лаптева Әлмәт муниципаль районындагы социаль яклау идарәсе эшчәнлеге турында сөйләгәндә нәкъ менә йөрәк кушуы буенча һәм ачык күңелле кешеләр командасы эшләгәнгә, иң яралы категория халык белән эшләүне идарә итүне оештыруга системалы якын килү булуын ассызыклап үтте.
Бу чара Әлмәт муниципаль районы мактау грамоталары, Идарәнең Рәхмәт хатларын тапшыру белән тәмамланды