Балигъ булмаганнар арасында наркоманияне кисәтү буенча эш кысаларында Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Рамзилә Хафизова №13 социаль участогында төркемле дәрес үткәрде.
«Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең мөһим юнәлешләренең берсе булып социомәдәни тернәкләндерү тора.
Питрәч муниципаль районы “Шатлык” социаль приюты тәрбиячесе Галимҗанова Л.М. ”Без эз калдырыр өчен яшибез!” дигән темага чара үткәрде. Максаты: - балаларны тормыш турында уйландыру, чын кешенең тормыштагы максаты –матур, кирәкле эшләр белән бизәү икәнлеген аңлату;
“Шатлык” социаль приюты тәрбиячесе Галимҗанова Л.М. “Чаңгы -2018” спорт ярышы үткәрде.
Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр Изге Вәли Көнендә уен программасында катнашты.
Түбән Кама «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Ираида Мадиярова малайлар төркемендә рухи-әхлакый әңгәмә үткәрде.
Авылда яшәүче халыкка ярдәм күрсәтү дигән вакытта хатын-кызлар өчен өстәмә түләүләр кертелүне дә әйтергә кирәк. 9 февральдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйган карар зур әһәмияткә ия. Брифингта бу турыда республиканың хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.
Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының урынбасары Азат Мөбарәкшин Татарстанда яшәүче Сания Загированы йөз яшьлек юбилее белән котлады.
Бөек рус язучысы Л. Толстойның иҗади мирасын популярлаштыру максатыннан Менделеевск «Өмет Яры» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекчәсе белгечләре өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар өчен тематик әңгәмә үткәрде.
Дәрестән тыш вакытта балигъ булмаганнарны эш белән тәэмин итү кысаларында Түбән Кама «Веста» үзәге белгечләре тарафыннан социаль ярдәм алучы балалар өчен зоопаркка экскурсия оештырылды.