«Веста» үзәге социаль педагогы балалар өчен экскурсия оештырды

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

Дәрестән тыш вакытта балигъ булмаганнарны эш белән тәэмин итү кысаларында Түбән Кама «Веста» гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль педагогы Ольга Плаксина 17 социаль ярдәм алучы бала өчен Кама Тамагы балалар китапханәсенә экскурсия оештырды.

Чара башында балалар 2018 ел Татарстан Республикасында рәсми рәвештә бөек рус язучысы Лев Николаевич Толстой Елы дип игълан ителүе турында белде.

Аннары экскурсиядә катнашучыларга Лев Николаевичның тормышы буенча «сәяхәт» кылырга тәкъдим ителде. Балалар тулырак язучы тормышы турында белде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International