Минзәлә комплекслы үзәге психологы профилактик юнәлешле чара үткәрде

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

Психоактив матдәләр куллануны профилактикалау буенча программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Гүзәлия Муракаева документаль фильм карау үткәрде.

Чарада катнашучылар арасында социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдән балалар булды.

Фильмны караганнан соң, психолог балаларга сорауларга җавап бирергә тәкъдим итте. Азакта катнашучылар фильмда нәрсә ошаганы турында фикере белән уртаклашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International