Татарстанда яшь ата-аналар беренче балага яңа пособие ала

2018 елның 13 феврале, сишәмбе

Татарстан Республикасы район социаль яклау бүлекләренә 2018 елның 1 гыйнварыннан туган беренче балага түләүләр белән бәйле гаризалар бирү дәвам итә. Булган мәгълүматлар буенча, агымдагы елның туу белән бәйле рәвештә 11 февралендә беренче бала айлык акчалата түләүләр республикада 51 кешегә билгеләнгән.

Исегезгә төшерәбез, 2017 елның 28 ноябрендә Россия Президенты В.В. Путин Координация советының утырышында яшь гаиләләргә ярдәм итү Милли стратегиясен тормышка ашырырга тәкъдим итте. Мондый чараларның берсе булып 2018 елның гыйнварыннан 1нче бала тууга айлык акчалата түләү торды.

“Балалы гаиләләргә айлык түләүләр турында” Федераль закон проекты Россия Федерациясе думасы тарафыннан 21 декабрьдә кабул ителде.

Бу максатларга федераль бюджетта 2020 елга кадәр акча каралган. Пособие һәркемгә дә түләнми. Бары 2018 елның 1 гыйнварыннан соң гаиләдә туган беренче балаларга һәм гаиләнең уртача кереме бер кеше башына яшәү минимумыннан 1,5 тапкырга артып китмәгән очракта гына бирелә. Татарстанда билгеләнгән яшәү минимумы – 9 142 сум. Аны 1,5кә тапкырлагач, 13 713 сум килеп чыга. Гаиләдәге бер кеше башына уртача айлык керем шул суммадан артмаганда гына, пособиегә дәгъва кылырга була.

Айлык акчалата түләүгә 2018 елның 1 гыйнварыннан соң бала тудырган (уллыкка алган) хатын-кызлар ия. Шулай ук, бу категория затларга түбәндәге шартларны үтәү сорала:

1. Ананың да, баланың да Россия Федерациясе гражданлыгы булу;

2. Россия Федерациясе территориясендә даими яшәү;

3. Җан башына уртача гаилә кереме 13713 сумнан да артмаска тиеш.

Шунысын да әйтергә кирәк, өч кешедән торган гаилә акчалата түләүне бердәм кереме аена 41139 сумнан да артмаган очракта алырга хокуклы.

2018 елда айлык түләү күләме 8490 сумны тәшкил итәчәк.

Түләүләр 1 ел дәвамында башкарылачак. Аны озайту өчен яшәү урыны буенча кабат социаль яклау органнарына мөрәҗәгать итәргә кирәк була.

Айлык түләүне рәсмиләштерү өчен яшәү урыны буенча социаль яклау органнарына түбәндәге документларны тапшырырга кирәк:

– бала туу (уллыкка алу) турында таныклык;

– гаилә әгъзаларының керемнәре турында белешмәләр;

– банкта ачылган счетлар реквизиты.

2018 елның 3 нче гыйнварыннан барлык социаль яклау территориаль органнарында түләү билгеләү өчен кирәкле документлар кабул итү башланды.

Гомумән, законны гамәлгә ашыру өчен 2018 елда 21 млрд. сум бүленеп биреләчәк, шулардан Татарстан Республикасына 475, 88 млн. сум.

Шунысын да истә тотарга кирәк: бала туганнан соң алты ай эчендә теркәлү урыны буенча социаль яклау бүлегенә пособие сорап килсәң, акча бала туган айдан ук түләнәчәк, ә алты айдан соң гына гариза тапшырсаң, пособие мөрәҗәгать иткән көннән генә исәпләнә башлый. 2018 елдан кергән пособиеләр балага яшь ярым тулганчы бирелә. Елына бер генә тапкыр билгеләнә. Ел узгач, кабат керемнәр турында документлар җыеп тапшырырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International