18 нче “Мәгариф. Карьера» дигән махсуслаштырылган күргәзмә кысаларында Казан шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге өч көнлек вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрде.
Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгенең II коррекцион группа тәрбияләнүчеләре өчен конкурс-күңел ачу чарасы оештырылды.
Россия спортчыларына карата горурлык хисе уяту максаты белән тәрбияче Флера Вилданова «Асылташ» социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән дәрес үткәрде.
“Өлкәннәр hәм инвалидлар куркынычсызлыгын саклау” программасы кысаларында 2018 елның 21 февралендә “Наз “ узэге социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучылар Чепьяда урнашкан янгыннан саклау бүлегенә экскурсиягә бардылар.
Ватанны саклаучылар Көне алдыннан Биектау «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагоглары төркемле дәрес оештырды.
Ватанны саклаучылар Көнен бәйрәм итү алдыннан Минзәлә халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе социаль педагог Ольга Бывальцева социаль патронатта торучы балалар белән төркемле дәрес оештырды.
Казан шәһәре комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре волонтерлар белән бергә балигъ булмаганнарны «1941. Заполярье» Бөтенроссия тарихи квестында катнаштырды.
27 февраль көнне Зәй эш белән тәэмин итү үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен махсуслаштырылган вакансияләр ярминкәсе узачак.
Буа «Гармония» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Бөек ватан сугышы ветераннарын Ватанны саклаучылар Көне белән котлады.
Ватанны саклаучылар Көне уңаеннан Кукмара «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең «Наз» социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә инвалидлар һәм пенсионерларның иҗат эшләре күргәзмә оештырылды.