ЯҢАЛЫКЛАР


26
февраль, 2018 ел
дүшәмбе

22 февраль көнне ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Таҗетдинова Лениногорск муниципаль районында гражданнарны кабул итү үткәрде.

 

23 февраль көнне бөтен ил батырлык һәм намус бәйрәмен билгеләп үтә, әмма Әлмәт кешесе, Бөек Ватан сугышында катнашкан Алексей Зайцев Данилович өчен 23 февраль Ватанны саклаучылар Көне генә түгел, ул бу көнне туган көнен билгеләп үтә.

 

Патриотик тәрбия бирү эше кысаларында гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләр Марина Токмачева һәм Светлана Кирдина «Салават күпере» комплекслы үзәге карамагындагы балигъ булмаганнар өчен Бөгелмә туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырдылар.

 

 

Аксубай “Хыял” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында шашка турниры узды.

 

Бүген Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә туган көнен билгеләп үтүчеләрне котладылар.

 

Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Ватанны саклаучылар Көненә багышланган бәйрәм концерты узды.

 

Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгеч Ксения Ведерникова «Толерантлык» дип исемләнгән төркемле дәрес үткәрде.

 

22 февраль көнне Питрәч «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Бәрмәнчек" фольклор ансамбле танып-белү программасы белән килде.

 

 


22
февраль, 2018 ел
пәнҗешәмбе

 Оешма һәм предприятиеләр хезмәткәрләренең күп санлы мөрәҗәгатенә җавап итеп Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итә.

РФ Хезмәт кодексының 112 нче маддәсе нигезендә 23 нче февраль - Ватанны саклаучы көне эшләми торган бәйрәм көне булачак.

Шулай итеп, 2018 нче елда 5 көнлек эш атнасында 23,24 һәм 25 нче февраль көннәре ял көннәре булачак, 22 нче февраль көнне эш көне бер сәгатькә кыскарачак.

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International