1 мартта Казан шәһәре Авиатөзелеш районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре вакантлы эш урыннары ярминкәсе үткәрәчәкләр.
Инвалид балаларга һөнәри юнәлеш бирү кысаларында Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә чыгарылыш укучылары белән очрашулар үткәрелә.
Ватанны саклаучылар Көне алдыннан Зәй «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә хәрби комиссар Айрат Аглямзянов катнашында патриотик юнәлештәге чара узды.
22 февраль көнне Апас «Рассвет» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән төркемле чара уздырды.
«PROFF-навигатор» дигән проект кысаларында Зәй эш белән тәэмин итү үзәге профконсультанты «Теремок» балалар бакчасында һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрде.
Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә балигъ булмаганнарга патриотик тәрбия бирүгә аеруча зур игътибар бирелә.
Агымдагы елның 22 нче февралендә башкалада Ватанны саклаучылар көне уңаеннан елдагыча тантаналы чара оештырылды. Анда районыбыздан 8 кешелек делегация катнашты. Әлеге составта Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе, район социаль яклау бүлеге, район хәрби комиссариат бүлеге, районның “Юнармия” патриотик тәрбия бирү хәрәкәте җитәкчеләре, хәрби бәрелешләрдә катнашкан 3 ветеран барды. Алар иң элек иртәнге сәгатьләрдә “Җиңү паркы”нда мәңгелек утка чәчәк салдылар.
Кукмара «Милосердие» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә сәламәт яшәү рәвеше буенча дәресләр даими рәвештә үткәрелә.
Ватанны саклаучылар Көне алдыннан Чистай «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында музыкаль конкурс оештырылды.
Аксубай «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында Ватанны саклаучылар Көненә әзерләнә башладылар.