Россия спортчыларына карата горурлык хисе уяту максаты белән тәрбияче Флера Вилданова «Асылташ» социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән дәрес үткәрде.
Аның барышында балалар танылган россия спортчылары, аерым алганда Алина Кабаева иҗаты белән таныштылар.Тәрбияче билгеләп үткәнчә, россия спортчылары бик тырыш, кыю кешеләр. Аларның күбесе авыр сынауларны җиңеп чыгып, зур җиңүләр яулаган.
Ахырда балалар гимнастика ясады. Соңыннан педагог спорт ярышлары турында видеосюжет күрсәтте.