Кукмара “Тылсым” үзәгендә тематик күргәзмә оештырылды

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Ватанны саклаучылар Көне уңаеннан Кукмара «Тылсым» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең «Наз» социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә инвалидлар һәм пенсионерларның иҗат эшләре күргәзмә оештырылды.

Тернәкләнү курсы узучы хатын-кызлар ир-атларны котлар өчен үз куллары белән оригиналь бүләкләр – мөселман дисбие әзерләде. Бу бүләк, безнең карашка, вак моториканы үстерү һәм кәеф күтәрү өчен бик яхшы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International