Казан халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәге карамагындагы балалар патриотик юнәлештәге чарада катнашты

2018 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Казан шәһәре комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре волонтерлар белән бергә балигъ булмаганнарны «1941. Заполярье» Бөтенроссия тарихи квестында катнаштырды.

Интеллектуаль уен барышында укучылар Бөек Ватан сугышы турындагы белемнәрен тикшердеәр, тарихи вакыйгалар, Икенче Дөнья сугышы ветераннарын искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International