2018 елның 5 мартында халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге «Тылсым» белгечләре Кукмара шәһәрендә яшәуче социаль хезмәтләрдән файдаланучы Мухаметзянова Гайней Мухаметзян кызы белән «Осень жизни» программасы буенча лекция оештырды. Лекциянең темасы «Синдром потерянного возраста».
Яз — безнең тыйнак тормышыбызга яңа көч, дәрт, омтылыш, ышанычлар алып килә торган вакыт.
Кичә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Мөбарәкшин Сарман муниципаль районында булды. Эшлекле сәфәре кысаларында министр урынбасары министрлык карамагындагы учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашты.
Балигъ булмаганнар арасында җәбер-золымны кисәтү буенча эш кысаларында «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Наталья Емельянова дәрес үткәрде. Чарада 8-10 яшькә кадәрге 13 бала катнашты.
Шушы көннәрдә социаль яклау бүлеге, №42 РМПҮ, Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, "Мәрхәмәтле йөрәк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм Пенсия фонды бүлеге хезмәт коллективларының уртак утырышы узды.
5 март көнне Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Республика «Ел Хатын-кызы. Ел ир-егете: Хатын-кыз карашы» конкурсында катнашучылар Фирая Зыятдинова, Гөлсем Миннебаева, Фаил Габдрахманов, Татьяна Кузьмина, Зульфида Тлякова, Римма Кузнецова һәм Россия Героеның әнисе Исаева Вера Петровна Салих Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт Концертлар залында үткән тантаналы чарада катнашты.
Түбән Кама «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге белгече Рита Зайнуллина Халык Иҗаты Йорты администрациясе белән берлектә 25 социаль ярдәм алучыга «Бесприданница» спектакль пьесасын хәйрия карау оештырылды.
«Асылташ» приютында иң кечкенә тәрбияләнүчеләрне тернәкләндерү мөһим элементы булып "бармак" уеннары тора.
Питрәч «Шатлык» социаль приютында кечкенәләр төркеме психологы Римма Садыйкова «Диңгезгә экскурсия» темасына дәрес үткәрде.
Кичә Халыкара хатын-кызлар бәйрәме уңаеннан Кама Тамагы «Богородский рай» комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе социаль хезмәткәрләре Теньки авылның социаль хезмәтләр алучыларын хатын-кызлар көне белән котлады.