5 март көнне Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Республика «Ел Хатын-кызы. Ел ир-егете: Хатын-кыз карашы» конкурсында катнашучылар Фирая Зыятдинова, Гөлсем Миннебаева, Фаил Габдрахманов, Татьяна Кузьмина, Зульфида Тлякова, Римма Кузнецова һәм Россия Героеның әнисе Исаева Вера Петровна Салих Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт Концертлар залында үткән тантаналы чарада катнашты.
Шул ук көнне район мәдәният үзәгендә дә бәйрәм чарасы узды. Чарага 320 лаеклы аналарны чакырылган иде.
Әниләр өчен чәй табыны әзерләнде. Чараны тантаналы рәвештә Балтач муниципаль районы башлыгы Р. Р. Нотфуллин ачты, ана капиталы алу өчен В.Субаш авылыннан Фирдия Нурмухаметовага һәм Балтач бистәсеннән Гөлшат Фатиховага сертификатлар тапшырды.
Бәйрәмгә чакырылган әниләр игътибарына «Балтач» мәдәният йорты артистлары зәзерләгән концерт программасы тәкъдим ителде. Әлеге чара «Хезмәт» район газетасында, «Кайтаваз» радиосында һәм Республика Интернет - сайтларда урнаштырылачак.