Шушы көннәрдә социаль яклау бүлеге, №42 РМПҮ, Чирмешән өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, "Мәрхәмәтле йөрәк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм Пенсия фонды бүлеге хезмәт коллективларының уртак утырышы узды.
Чарада район башлыгы Фердинат Дәүләтшин, Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Айрат Гәрәев катнашты.
Җыелыш барышында катнашучылар 2017 ел эшенә йомгак ясадылар һәм2018 елга бурычлар куйдылар.