Балигъ булмаганнар арасында җәбер-золымны кисәтү буенча эш кысаларында «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге психологы Наталья Емельянова дәрес үткәрде. Чарада 8-10 яшькә кадәрге 13 бала катнашты.
Аңда уңай сыйфатларын активлаштыру максаты белән психолог катнашучыларга түбәндәге күнегүләрне үтәргә тәкъдим ясады: «Минем Галәм», «Башкалар мине ничек күрә», һ.б.