Яз — безнең тыйнак тормышыбызга яңа көч, дәрт, омтылыш, ышанычлар алып килә торган вакыт.
Язлар матур, дибез. Бәлки яз хатын-кызлар бәйрәме белән башланганга шулай матурдыр? Ә бәлки хатын-кызлар бәйрәмен үткәрү өчен нәкъ менә шундый матур яз көнен сайлау кирәктер?
Әлеге бәйрәм- барлык хатын- кызлар бәйрәме, кызлар бәйрәме, яз hәм матурлык бәйрәме буларак бәйрәм ителә.
Шушы матур дата уңаеннан Зәй муницпаль районы "Шатлык" халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә социаль ярдәм күрсәтелүче 13 әни өчен бәйрәм чарасы оештырылды. Бу бәйрәмгә “авыр хәлдә калган” балаларына үзләренең бар тырышлыкларын,күңел җылысын биреп яшәүче әниләр чакырылды.
Бәйрәм белән котларга “Күкчәчәк” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар да килгән иде. Нәниләр башкаруындагы матур эчтәлекле жырлар, шигырьләр әниләр хөрмәтенә әзерләнгән иң матур буләкләрнең берсе булды.
“Челны-Хлеб” хезмәткәрләре кулыннан бүләк һәм чәчәк бәйләмнәре алу кунакларны аеруча дулкынландырды.