Кичә ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Азат Мөбарәкшин Сарман муниципаль районында булды. Эшлекле сәфәре кысаларында министр урынбасары министрлык карамагындагы учреждениеләрнең хезмәт коллективлары белән очрашты.
«Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә министр урынбасары шәхси сораулар буенча гражданнарны кабул итте.