ЯҢАЛЫКЛАР


7
март, 2018 ел
чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Яр Чаллы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1225 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 27 кешегә күбрәк.

 

 

Кабат хокук бозуларны кисәтү эшчәнлеге кысаларында Түбән Кама «Веста» үзәге белгечләре Рәмзилә Хафизова һәм Гөлназ Веселовская закон белән каршылыклары булган 12 яшүсмер өчен «Кванториум» технопаркына экскурсия оештырды.

 

 

Түбән Кама «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында кечкенәләр мәктәпкәчә төркемендә әвәләп ясау дәресе узды. Тәрбияче Вера Боллих уен формасында пластилин белән эшләргә өйрәтте.

 

Традиция буенча, 8 март бәйрәме алдыннан, Бөгелмә социаль хезмәткәрләре социаль ярдәм алучылар өчен язгы котлаулар оештыра.

 

6 март көнне “Шатлык” приюты фоесында, “Ягез әле, кызлар” дигән бәйрәм чарасы үткәрдек.  Чара ярыш формасында үтте. Ярышта ике команда: “ Дус балалар” һәм “ Кызкайлар” командалары ярышты.Кызлар узара төрле юнәлешләрдә ярыштылар. 

Балалар hәм яшүсмерләр өчен социаль ятимнәр йорты «Асылташ»та балаларга хәрби тәрбия бирүгә аеруча игътибар бирелә. Шулай истәлекле Җиңү көне алдыннан  тәрбиячеләр  «Җиңү коралы» темасына батырлык сәгате уткәрделәр.

 

Баулы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Л. Дәүләтшина һәм Т. Шәрипова үз карамагындагы өлкән хатын-кызларны якынлашып килүче бәйрәм белән котладылар.

 

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «Өмет нуры” максатчан төркем балалары белән бергә әниләр һәм әбиләр өчен сувенирлар җитештерде.

 

Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Бөгелмә «Ялкын» социаль приютында тәрбияләнүчеләр, Ак Барс Банкы чакырылган хезмәткәрләре, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре бал-вернисажда катнашты.

 

Буа «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре «Преодоление» клубының катнашучылары өчен бәйрәм чарасы оештырды.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International