Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Бөгелмә «Ялкын» социаль приютында тәрбияләнүчеләр, Ак Барс Банкы чакырылган хезмәткәрләре, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре бал-вернисажда катнашты.
Балалар балда дөньяви әңгәмә корды, романслар тыңлады.
Очрашу ахырында яшь «графлар һәм князьлар» кунакларны вальска чакырды.