“Шатлык” приютында “Ягез әле, кызлар” дигән бәйрәм чарасы

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

6 март көнне, “Шатлык” приюты фоесында, “Ягез әле, кызлар” дигән бәйрәм чарасы үткәрдек.  Чара ярыш формасында үтте. Ярышта ике команда: “ Дус балалар” һәм “ Кызкайлар” командалары ярышты.Кызлар узара төрле юнәлешләрдә ярыштылар. Алар безгә үзләренең нәрсәгә сәлатле икәннәрен күрсәттеләр, ә кызлар бик күп әйбергә сәлатле икән бит. Кызлар үзләрен хүҗабикә ролендә дә күрсәттеләр. Бик матур итеп биеделәр,җырладылар, пантомимо куйдылар, шулай ук җитезлекләрен күрсәтергә дә онытмадылар. Жюри һәр команданың мөмкинлекләрен лаеклы бәяләде. Жюри бәяләве буенча “Кызкайлар” командасы 1 урынга, ә “Дус балалар “ командасы 2 урынга лаек булды. Чара ахырында командаларга грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм торт белән чәй эчеп тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International