Бүген Татарстан Республикасында «Язгы игелек атнасы " игелекле эшләр эстафетасы акциясе башланды.
Бүген Татарстанда ел саен уздырыла торган "Язгы игелек атнасы" игелекле эшләр эстафетасы акциясе башланды.
«Язгы игелек атнасы "игелекле эшләр эстафетасы» акциясе кысаларында Баулы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы “Без бергә” темасына түгәрәк өстәл оештырды.
Чистай «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль хезмәтләр алучы хатын-кызлар бәйрәм концертында булдылар.
Шушы көннәрдә «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияче Ираида Мадиярова «Эрудиты» интеллектуаль түгәрәгенең дәресен үткәрде. Дәреснең темасы – “Этикет иленә сәяхәт”.
7 нче март көнне «Наз» Халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә социаль һәм медицина хезмәткәрләре өчен уку оештырылды. Укуда Балтач полиция тикшерү бүлеге җитәкчесе Ринат Сәгъдиев «Экстремизмга каршы» дигән темага чыгыш ясады.
«Язгы игелек атнасы» акциясе кысаларында Лениногорск «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлегендә психолог Татьяна Девонина «Игелек безнең йөрәкләрдә» дигән тренинг үткәрде. Анда социаль ярдәм алучы өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар катнашты.
«Рәхим итегез! Бәхетле гаилә» клубы эшчәнлеге кысаларында Түбән Кама «Веста» үзәге психологы Наталья Емельянова социаль ярдәм алучы хатын-кызлар белән чираттагы дәрес үткәрде.
Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү hәм социаль яклау министрлыгы, оешмаларның күпсанлы мөрәҗәгәтенә җавап итеп, түбәндәгене хәбәр итә.
Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 6 нчы март көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 13 256 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 189 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,65% күрсәткечен тәшкил итте.