«Веста» үзәге карамагындагылар «Кванториум» технопаркында булдылар

2018 елның 7 марты, чәршәмбе

Кабат хокук бозуларны кисәтү эшчәнлеге кысаларында Түбән Кама «Веста» үзәге белгечләре Рәмзилә Хафизова һәм Гөлназ Веселовская закон белән каршылыклары булган 12 яшүсмер өчен «Кванториум» технопаркына экскурсия оештырды.

Экскурсия барышында яшүсмерләрне заманча техник чаралар белән таныштырдылар, «наноквантум», «сәнәгать дизайны», «нейроквантум», «геоквантум», «энерджиквантум» һәм «робоквантум» кабинетларын күрсәттеләр.

Ахырда яшүсмерләр «Кванториума» укытучыларына рәхмәт белдерделәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International