Балалар hәм яшүсмерләр өчен социаль ятимнәр йорты «Асылташ»та балаларга хәрби тәрбия бирүгә аеруча игътибар бирелә. Шулай истәлекле Җиңү көне алдыннан тәрбиячеләр «Җиңү коралы» темасына батырлык сәгате уткәрделәр.
Дәрестә балалар белән күп эш башкарылды: әнгәмә үтте, иллюстрацияләр каралды, Бөек Ватан сугышы hәм хәрби техникалар турында шигерьләр укылды. Балалар хәрби коралларны ясаучылар hәм хәрби урнаштыру «Катюша», самолет У-2, танклар КВ-1, ИС-2, Т-34; гаубица М-30, истребитель ЛА-5, штурмовик ИЛ-10 белделәр.
Презентация караганда балалар үзләренең хәрби техникалар буенча белемнәре белән бүлештеләр. hәр бала үзенең туган ягы өчен, хәрби техникалар конструкторлары hәм Бөек Ватан сугышында фашистларны җиңеп чыга алган халкы өчен бик горур иделәр.