28 һәм 29 мартта Менделеевск «Өмет Яры» комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече тарафыннан “мәктәп һәм балалар бакчасының үзара хезмәттәшлеге” темасына кабат укыту семинарлары үткәрелде.
Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре мәгариф учреждениеләре белән хезмәттәшлек итү кысаларында мәктәп укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүгә юнәлтелгән чаралар үткәрә.
Бүген Арча өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат–йортында “Инвалидлар ассоциациясе” Төбәкара инвалидлар иҗтимагый оешмасы вәкилләре булды.
Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Лев Толстойның 190-еллыгына багышланган әдәби сәгать үткәрелде.
Бөгелмә «Салават күпере» үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе психологы Ольга Колганова балигъ булмаганнар өчен сказкотерапии ысулын кулланып, дәрес үткәрде.
Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 27 нче март көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 12 871 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 146 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,63% күрсәткечен тәшкил итте.
Бүген Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре Васильево авыл җирлегенә барды.
Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1198 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 56 кешегә азрак.
Бүген Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен 64 нче Янгын бүлегенә экскурсия оештырдылар.
Биектау «Өмет» социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре язгы ташу вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча социаль хезмәтләр алучылар белән шәхси инструктаж үткәрде.