Соңгы мәгълүматларга килгәндә, Түбән Кама халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1198 эшсез кеше теркәлгән. Бу үткән атна белән чагыштырганда 56 кешегә азрак.
Шулай ук, Яшел Үзән, Чистай, Менделеевскта эшсез кешеләр саны азайган.
Шуның белән беррәтән, Яр Чаллы, Алабуга, Кама Аланында рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны арткан.