"Ялкын" приюты карамагындагы балалар янгын күзәтчелеге һөнәре белән таныштылар

2018 елның 28 марты, чәршәмбе

Бүген Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре “Ялкын” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен 64 нче Янгын бүлегенә экскурсия оештырдылар.

Моннан тыш, укучыларга бердәм диспетчерлык хезмәте, уку сыйныфы, тренажер залы, теплодымокамера күрсәттеләр. Янгын часте хезмәткәре үз эше турында сөйләде.Шулай ук укучыларга коткаручылар эшенең әһәмияте турында сөйләделәр.

Экскурсия азагында приютта тәрбияләнүчеләр янгын сүндерү хезмәткәрләренә  рәхмәт белдерделәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International