Алабуга халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре мәгариф учреждениеләре белән хезмәттәшлек итү кысаларында мәктәп укучылары белән һөнәри юнәлеш бирүгә юнәлтелгән чаралар үткәрә.
Шулай итеп, 8-11 сыйныф укучылары белән даими рәвештә һөнәри юнәлеш бирүче тестлар оештырыла. Моннан тыш, 9 нчы сыйныф укучылары өчен «Татнефть» кадрлар әзерләү үзәгенә экскурсия оештырылды.
Агымдагы айда 2 нче гомумбелем бирү мәктәбендә һөнәри юнәлеш бирүче тестлар узды. Укучылар Дж. Голланд тесты буенча диагностика узды. Һөнәри юнәлеш бирү буенча дәүләт хезмәте 164 мәктәп укучысына күрсәтелде.