Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 27 нче март көненә республиканың халыкын эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 12 871 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 146 кешегә күбрәк. Шулай итеп, Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе 0,63% күрсәткечен тәшкил итте.
Республиканың эш белән тәэмин итү үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан тәкъдим ителгән вакансияләр саны 37 806гә тиң, соңгы атнада гына да оешмалар 5396 эш урыны ачык дип белдергән. Хезмәт базарындагы киеренкелек коэффициенты бер вакансиягә 0,34 кешегә тиң.
Хисап атнасы барышында исә 691 кеше эшсез дип танылган, шуларның 632 сы – моңа кадәр хезмәт куйган. 49 татарстанлы оешма таралу яисә штат кыскартылу сәбәпле эшсез калган.