28 һәм 29 мартта Менделеевск «Өмет Яры» комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгече тарафыннан “мәктәп һәм балалар бакчасының үзара хезмәттәшлеге” темасына кабат укыту семинарлары үткәрелде.
Чарада социаль педагоглар һәм тәрбия эшләре буенча мәктәп директоры урынбасарлары, балалар бакчалары мөдирләре һәм тәрбиячеләре катнашты. Семинар махсус җахазландырылган кабинетта үтте.
Семинарга йомгак ясаганда белгеч тагын бер кат базада эшләгәндә хаталарга басым ясады. Чара ахырында семинарда катнашучылар кызыксындырган сорауларын бирә алды.