Казанда һәм Татарстанның кайбер моношәһәрләрендә эшсезләр саны кимү теркәлгән

2018 елның 11 апреле, чәршәмбе

Статистик мәгълүматларга караганда, 2018 нчы елның 10нчы апрель көненә Казанда халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 3 852 эшсез кеше теркәлгән. Бу узган атнага караганда 61 кешегә азрак.

Шулай ук Түбән Кама, Яшел Үзән һәм Кама Аланында эшсез кешеләр саны азайган.

Шуның белән беррәтән, Чистай һәм Алабугада рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны арткан.

Яр Чаллыда исә бу атнада үзгәрешләр юк: халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә рәсми рәвештә 1 087 эшсез кеше теркәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International